АРТАВЫЛДА САБАНТУЙ ЙОЛАСЫ ЯҢАРТЫЛДЫ

5 июнь көнне, Аксәеттэ колхоз сабантуе үтүгә, элекке вакытлардагы кебек, Авыл сабантуе оештырылды.

Сабантуй буласыннан бер көн алда бертөркем авылдашлар Сөрән сугуга чыкты. Халык күтәренке күңел белән яулык, сөлге һәм башка бүләкләрне киштәгә бәйләде. Бер чиләккә йорт йомыркалары да шактый гына тупланды…

Дөрес, Чишмә буе инде сазланып, куаклар, агачлар басып, яланы да кечкенә генә булып калды. Шуңа да сабантуй өчен яңа урын хәзерләнде. Волейбол сеткасы тарттырылды, сабантуй аланчыгына кергән җиргә җеп сузып шарлар белән бизәлде. Сабантуй аланында башкорт, татар җырлары яңгырады.

Шулай итеп ямьле сабантуе башланып китте.

Нинди сабантуй ат чабышсыз булсын инде?! Артавыллылар монда да тапкырлык күрсәтте: бишәр кеше – олы ирләр, хатын-кызлар, иң соңынан исә балалар рәхәтләнеп Агач атларда узышты! Моннан да кызык, көчергәнешле ярыш булмагандыр, шәт!

Аркан тартуда да төрле төркемнәрдәге батырлар көч сынашты. Бер тарафта кул кәрештерсәләр, волейбол уйнаучылар исә ахыргача бәйге ритмын югалтмады.

Авылдашыбыз Фоат Гыйльмияров матур итеп гармунда уйнады, кемдер кушылып җырлады, күбесе рәхәтләнеп бию көйлернә кушып биеп тә алды.

Гомумән, сабантуйда битараф, күңелсезләнеп утырган бер генә кеше дә булмады.

Әйткәндәй, бүләксез калган кеше дә булмады.

Менә шундый матур, күңелле, самимилыгы белән күңелләрдә якты истәлек калдырган Артавыл сабантуе яңарып китте!

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты