ЯҢА УРАМДА КОЕ ЯҢАРТЫЛДЫ

Авылның Яңа урамында Данил Хуҗин өе янындагы коеның бурасы тузып, кое убылып китү алдында тора иде. Бүгенге көндә әлеге коедан берничә гаилә су ала. Моннан тыш җәйге эссе көннәрдә янгын куркынычы булганда да чиләкләр тотып кайда йөгерерсең!.. Ходай сакласын!

Ә инде үзәкләштерелгән суүткәргечкә килгәндә – аның дә хәле бүген аяныч шул!

Соңынан, казна хәлләре яхшыргач, эченә бетон кулчалар төшерү нияте белән элеккеге хәленнән киңрәк итеп өр-яңа бура буралды. Үз нәүбәтендә коеның да эче киңәйтелде.

Март аеның яртысы шушы коены киңәйтү, яңа бура төшерүгә багышланды!

Ниһаять, Уртавылның Яңа урамында саф суы белән шатландырган яңа кое бурасы калкып чыкты.

Афәрин!

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты