ЗИЯРАТ ҖЫЕШТЫРЫЛДЫ

Күп еллар дәвамында йолага әверелгән зиярат җыештыру чарасына авылдашлар бу елның май башында тагын күмәк килде. 1 май таңында авыл зияратында халык дәррау тотынып, бөтен чүп-чарны җыештырды, чардуганнарны көйләде.

Хәер, даими тәртиптә тотканга, артык посташлык та юк иде. Күбрәге көзге яфраклар, каберләр өстендәге кипкән чәчкләр, каберләрне капларга торган усак үсентеләре күбрәк тазартылды.

Авылда тагын бер күркәм йола бар – мәрасим вакытында кабер казуда катнашмаган ир-ат тик тормый, каберлекне җыештыру белән мушгуль! Шуңа да чүп-чар әллә ни котырып китми. Авырга җитешкән агачлар да бу вакытта, авып зыян салып өлгергәнче җыештырып куела.

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты