СУЫК БАБАЙ КИЛ БЕЗГӘ…

Быелгы Яңа ел бал-маскарады үзенчәлекле үтте. Авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында купшыдан киенгән чыршы янында булды ул!

Бәйрәм ачык һавада булуына карамастан, башка еллардагыдан бер дә ким булмаган, әкияти кунаклар да шактый килеп җыелды. Гадәти булмаганча ике әтәч, киләсе елның Хуҗасы, бәйрәмгә килеп төшеп, килеп керүгә үк сугышып та киттеләр…

Балалар да, олылар да, һич тартынмыйча тау шуды, яшел чыршы янына басып үзләренең һөнәрләрен күрсәтте, Кыш бабайдан тәмле-тәмле күчтәнәчләр алды! Аннары төрле уеннарда катнашып, көлешә-көлешә тау шуды, чыршы әйләнеп биеп тә алды.

Бәйрәм барышында күккә матур фейерверклар очты!

Тышта хәйран суык, хәтта салкын җил булуга да карамастан артавыллылар рәхәтләнеп ял итте, иске ел белән хушлашып, яңасын, яңа өметләр белән каршыларга әзерләнде!

Закладка Постоянная ссылка.

Комментарии закрыты